Чаллыда пластик калдыклар яна, һавада кара төтен таралды
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллы сәнәгать зонасы өстендә барлыкка килгән кара төтен баганасының фото һәм видеосы таралды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бүген 15 сәгать 45 минутта 101нче янгын сагы номерына Резерв юлда янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр. Чакыру буенча килгән беренче янгын бүлеге хезмәткәрләре «Полимер кварц» шәхси компаниясенең ачык мәйданчыгында пластик калдыклар януын ачыклаган. Ут таралу куркынычы юк. Янгын мәйданы һәм сәбәпләре билгеләнә.
ТР прокуратурасы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм калдыклар белән эш итү турындагы законнарны үтәү буенча тикшерү башланган.
«Вакыйга урынында шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев булды», - дип аңлатты ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.