Диния нәзарәте аксакалы Харис хәзрәт Сәүбәнов Мактау Ордены белән бүләкләнде
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 25 декабрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия мөселманнары лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең киңәшчесе Харис хәзрәт Сәүбәновка югары дәүләт бүләге — Мактау Ордены тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте аксакалын бүләкләү турында указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган иде.
«Рухи һәм дини гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлеге өчен», — диелә Президент указында.
Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең иң якын фикердәше буларак, Харис хәзрәт Сәүбәнов Россия мөселманнары Диния нәзарәтен һәм Россия Мөфтиләр шурасын оештыруга, Россия мөселманнарының рухи институтларын, дәүләт-дин хезмәттәшлеге һәм динара диалогны үстерүгә зур өлеш кертте, диелә хәбәрдә.