Санкт-Петербург татарлары Яңа елга багышланган онлайн-концертка чакыра
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьдә, 16.00 сәгатьтә, Санкт-Петербургта «Piter Tatar» yotube.com. каналында «Петербугтан Яңа ел күчтәнәче» онлайн-концерты булачак. Анда Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Кырым, Европа, Австралиянең атказанган артистлары һәм иҗади коллективлары катнаша. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ел онлайн-концерты программасына Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров, Ярамир Низаметдинов, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Зөфәр Гайнетдинов һ.б. чыгышлар була. Программада шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы, танылган артистлар, иҗат эшлеклеләре, төбәк һәм ерак чит илләр татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Яңа 2021 ел белән котлаячак.