Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында татар халык ашлары сатыла башлаган
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Нью-Йоркта Брайтон-Бич һәм Кони-Айленд-авеню киселешендә (АКШ) татар халык камыр ризыклары белән сату итүче киоск пәйда булды. Бу хакта Фэйсбуктагы «Татарча Америка» төркемендә хәбәр ителә.
Яңа ачылган сәүдә ноктасы «Бәхетле. Татар камыр ризыклары & пирожкилар» дип атала.
«Брайтонда бу эшне ниндидер кыз башлап җибәрде. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм бирсен һәм безгә Салаватның өр-яңа кассеталарын җибәреп торсын», — дип комментарий калдырганнар Фэйсбук сайтын кулланучылар.