Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы ачыкланды
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр. «22 пациент хастаханәдә, 83 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә. 30-50 яшьлекләр арасында 42 авыру ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында балигъ булмаганнар һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк.
Казанда авыруның 55 очрагы, Чаллыда 13 очрагы ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 12 995 очрак теркәлгән. 10 658 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 21 кеше дәваланып беткән.