Росздравнадзор медицина битлекләре булмау һәм кыйммәтләнү буенча шикаятьләр кабул итә
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт даруханә оешмаларында медицина битлекләре һәм вируска каршы препаратлары булмау буенча шикаятьләр кабул итә башлады.
«Без гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җыябыз һәм аларны вазгыятне алга таба хәл итү өчен җирле үзидарә органнарына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсенә тапшырабыз. Бу хөкүмәттән Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә һәм Монополиягә каршы Федераль хезмәт өчен йөкләмә», — дип аңлаттылар Росздравнадзор матбугат хезмәтендә.
Шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр 8 (800) 550-99-03 телефоны буенча кабул ителә.