Алешин Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ялган алкоголь әйләнешенең кимүен әйтте
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашты. Очрашу барышында алкоголь базарын җайга салуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алкоголь продукциясен җитештерү һәм аларның әйләнеше өлешендә контроль чаралар уздыру проблемасы кузгатылды. Игорь Алешин Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь әйләнешенә каршы көрәшнең уңай динамикасын әйтте», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Очрашуда яклар алга таба барлык юнәлешләр буенча тыгыз хезмәттәшлек итү турында килеште. Әңгәмәдә шулай ук «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов катнашты. Ул 2020 елның 15 гыйнварында үз вазифасына кереште.
2019 елда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 7,5 меңнән артык исемдәге 3 млн декалитр алкоголь продукциясен тикшергән. Бу 2018 ел белән чагыштырганда, 7 процентка күбрәк. Тикшерүчеләр 81,4 мең декалитрны, ягъни тикшерелгән продукциянең 2,5 процент алкогольнең сыйфатсыз булуын ачыклаган.