Түбән Камада сугыш геройларын туганнар каберлегенә җирләү вакыйгасының видеосы чыкты
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Ватан сугышы геройларын туганнар каберлегенә җирләү вакыйгасының видеоязмасы дөнья күрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Каманың Youtube сайтындагы рәсми каналында 31 гыйнварда шәһәрдә узган зур вакыйга — Бөек Ватан сугышында махсус чаңгы батальонында булган 19 якташыбызны соңгы юлга озатуның телевизион версиясе дөнья күрде.
Кыска метражлы фильмга митингта катнашучыларның чыгышлары, шәһәр зиратында хушлашу мәрасиме кертелгән.