Чирмешәннең Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым акчасының яртысы җыелган
(Чирмешән, 5 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым җыю буенча эш гыйнварда ук башланып киткән. Ике атна эчендә 74 мең 250 сум, ягъни тиешленең 48 проценты кадәр үзсалым акчасы җыелган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
«Авыл җирлегендә 280 кеше үзсалым түләргә тиеш. Референдум үткәреп, быел, кеше башыннан 550 шәр сум акча җыярга килештек», — ди авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.
Үткән ел яңакадилылар үзсалымны 800 сум итеп билгеләгән, аның 80 проценты гына җыелса да, авыл җирлегендә күләмле эшләр башкарылган.
Утызимәнлеләр авылдан ерак булмаган «Чәчәкле алан» чишмәсе тирәсен ял урыны итте. Алар аны һәр елны карап, чәчәкләр утыртып, тәртиптә тоталар. Быелгы үзсалым акчаларның да 40 мең сумы шунда юнәлдереләчәк. Үткән ел авыл яшьләре тәкъдиме, иганәчеләр ярдәме белән әлеге чишмәгә алып баручы юлның 100 метрына вак таш түшәгәннәр.
Халыктан җыелган акчаның 95 мең сумы урам яктырткычларын карап хезмәтләндерүгә тотылса, 2019 елда грантка откан тракторны карап, ремонтлап торуга, ягулыкка һәм тракторчыга түләү өчен 120 мең сум акча бүленгән. Әлеге трактор белән кыш көне урам юлларын кардан чистартсалар, җәен юл кырыйларын чүп үләннәреннән арындыралар.
Утыз Имән авылы халкына белдерүләр җиткерү өчен, урамнарга биш җиргә тавыш көчәйткечләр урнаштырырга планлаштыралар, моның өчен ике километрдан артыграк озынлыкта кабель сузылачак. Үткән ел бер зиратны тәртипкә салган булсалар, быел икенчесен ремонтларга, тирәсен яңартырга — профнастил белән тотып алырга уйлыйлар.