Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Режиссер Лина Арифуллина: Татарча сөйләшергә өйрәндем, телемне онытмадым - «Сөембикә»

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», «Сөембикә», Чулпан Галиәхмәтова). Лина Арифуллина — Россиядәге концерт-тамашаларны куючы танылган режиссерларның берсе. Эстрада йолдызлары белә: үзгәрергә кирәк икән, Лина ханымга мөрәҗәгать итәргә вакыт. Валерий Леонтьев, Филипп Киркоров, Алла Пугачева кебек популяр йолдызларны яңа иҗади яктан ачкан режиссер ул. Федераль каналларның бер-сендә эфирга чыккан «Йолдызлар фабрикасы» телевизион проекты исә аңа бөтен ил буенча танылу алып килде. 17 ел элекяңа талантлар ачуны максат итеп куйган әлеге проектта, катнашучылардан бигрәк аның директоры Лина Арифулинага сокланып караганыбызны әле дә булса хәтерли-без. Таланты гына түгел, андагы зәвык, зыялылыкка мөкиббән идек бугай. Татар каны ага бит анда дип горурландык. Проектта катнашкан үсмерләргә сәхнәгә юл ярды ул. Һәм бу эшен әлегә кадәр дәвам итә. Димәк, ул аның җирдәге миссиясе. Әлеге остаз-режиссер белән эшләү бәхете Татарстан артистлары өлешенә дә тиде. «Барс-Рекордс» компаниясе Лина Арифулинаны XX халыкара «Татар җыры» эстрада фестиваленең режисс еры итеп чакырды. Бу уңайдан без Лина ханым белән әңгәмә кордык.

Лина ханым, ялгышмасам, сезнең тамырларыгыз Нижгарга барып тоташа. Әңгәмәләрегездә җәйге каникулларны әби-бабай янында үткәрүегезне еш искә аласыз. Димәк, татарча өйрәнми калмагансыздыр. Туган телегезне хәтерлисезме?

— Әйе, балачагым авылда узды. Анда татарча сөйләшергә өйрәндем, телемне онытмадым. Хәзер инде кызым Айна белән өйдә татарча сөйләшәбез. Кызым догалар да белә. Безнең бик яхшы апаларыбыз бар.Алар безгә һәрвакыт ярдәм итә. Кызым догаларны алардан өйрәнде.

Татар телен белгәч, сезгә татар моңнары да бик якындыр…

— Татар көе — минем балачагым хатирәләре. Аларны тыңлаганда өебезгә әби-бабайлар җыелуы, ап-ак ашъяулык, балачакның сихри бер мохите күз алдыма килеп баса.

Сез — «йолдызлар» буенча зур белгеч. Федераль каналларның «Йолдызлар фабрикасы», «СТС йолдызлар яндыра» проектларын карамаган, белмәгән кеше юктыр. Сез бик күп җырчылар-ны үстердегез. Миңа калса, теләсә кемнән «йолдыз» ясый аласыз кебек.

— (Көлеп.) Әлбәттә, теләсә кемнән «йолдыз» ясарга мөмкин… (Җитди тонга күчеп.) Ә җитдирәк сөйләшсәк, йолдыз сүзенә тирән мәгънә салынган. Ул — күктә, ә артистлар — җирдә. Шуңа да аларны «йолдыз» дип атауны яратып бетермим. Бөтен кеше яраткан һәм тыңлаган артист булу өчен, әлбәттә, талант кирәк. Башкарган эшеңне яратырга да тиешсең, бик зур ихтыяр көче булу да мөһим. Талант ачылмый калырга да мөмкин. Ә менә ихтыяр көче — артистны алга алып баручы, үстерүче мотор ул. Кешелек сыйфатлары булу шарт. Монысы үтә мөһим! Барлык мөнәсәбәтләрдә дә артист саф күңелле булып калырга тиеш.

«Йолдыз чире» тияргә мөмкин дип әйтәсегез киләме?

— Артист янында кем була инде. Әкиятләрдән белгәнегезчә, патшалар янында һәрвакыт шамакайлар йөргән. Алар уен-көлке аша дөреслекне дә, тәнкыйтьне дә әйтә белгән. «Йолдыз чире» әнә шул кешелек сыйфатларының тотрыклы булмавыннан килеп чыга да инде. Әмма, икенче яктан, бу чир белән «чирләргә» кирәк. Бер тапкыр «чирләгәннән» соң, башка вакытта нишләргә кирәген аңлыйсың инде. «Йолдыз авыруы» үз гомереңдә бер тапкыр булса да килми калмый. Аны үтеп, үзеңне тыя белергә өйрәнү мөһим.

Әгәр дә тыелып кала алмыйсың икән, бу бетү дигән сүзме?

— Мин һәрвакыт, димәк, шулай кирәк булган дип әйтәм. Димәк, әлеге артистка шундый юлны узарга язган, ә менә алга таба нишләячәге бары тик үзеннән генә тора. Түбән тәгәрәү тиз ул, ә кабат аякка басып, алга таба атлый белү бик авыр. Эчтән көчле кеше генә авырлыкны җиңеп торып басачак. Беркайчан да соң түгел!

Сезне быел XX халыкара «Татар җыры» фестиваленең режиссеры итеп чакырдылар. Исемегез һәрвакыт инновацион проектлар, уникаль идеяләр белән ассоциацияләнә. Кайсы җырчыга шоу ясасагыз да, аны яңа яктан ачтыгыз. Ә татар җыры фестиваленә планнарыгыз нинди?

— «Татар җыры» фестиваленең билгеле бер концепциясе бар инде. Ул бик кызыклы. Кунакка барганда хуҗаларның үзенчәлеген исәпкә алмый калмыйбыз, шулай бит? Монда да татар җыры бәйрәменә киләбез. «Татар җыры» дигән бренд бар, шуңа күрә кардиналь үзгәрешләр ясау урынсыз булачак. Артистларның образын да тамырдан үзгәртергә ярамый. Бу җәһәттән дә революцион адымнар ясарга уйламыйм. Юкса артист өчен дә, тамашачылар өчен дә уңайсызлык кына тудырачак. Чөнки артистның билгеле бер харизмасы бар. Ул тамашачыларга таныш. Алар артистның нәкъ шул образына ияләшкән. Бераз гына экспериментлар ясарга уйлыйбыз. Беләсезме, кайчак бер кечкенә деталь дә бөтенләй яңача үзенчәлекләрне ачып җибәрергә мөмкин. Җырчылар белән очрашып, киңәшләремне бирәчәкмен, әлбәттә. Үзеңне читтән карау бик мөһим бит ул. Ә теләсә кем дөрес һәм кызыклы итеп әйтеп бирә алмый.

Фестиваль серен әз генә булса да беләсе килә бит инде. Шулай да нәрсәгә күбрәк өстенлек бирәчәксез?

— Барысына да! Әкренләп кенә барысын да тәртипкә китереп, кызыклы итеп ясаячакбыз. Тамашачыларның фестиваль атмосферасын тоюларын телим. Концертка килү генә түгел, җыр дөньясына чумып утырып, зур тәэсирләр алып кайтып китсеннәр иде. Һәм ул киче-решләрнең әле бик озакка исләрендә калуын телим.

Сез финал-феерия ясау остасы. «Татар җыры» фестивалендә дә үз фишкагызны кулланачаксызмы?

— Әлбәттә! Барлык серләрне дә ачып бетермим. Финал, һичшиксез, матур булачак…

Хәзерге татар җыры үзгәрешләр кичерә, ул эзләнүдә. Ничек уйлыйсыз, хәзерге татар эстрадасында гармун, халык инструментлары куллану татар җырына үсәргә комачаулыймы, әллә ул аның йөзек кашы булырга тиешме?

— Традицион булган бар нәрсәне: уен коралларын да, татар җырының борылышларын да заманча эстрадада кулланырга мөмкин. Шул ук вакытта дөньяның алга барганын да онытмаска кирәк. Яңалык барлыкка килеп кенә тора. Менә безнең буын бөтенләй башка музыка тыңлый иде, ләкин тора-бара башкасын да кабул иттек. Яшь буынга традицияләрне бозмыйча гына яңа якларны ачу хакында уйланырга кирәк. Алтын урталык бар бит ул. Алар милли мәдәниятне онытмасыннар, шул ук вакытта йөрәкләре кушканча да эшләсеннәр… Миңа калса, яңа технологияләр хакында да, традицияләрне дә онытмаска кирәк. Менә шулар икесе дә кушылса, бик яхшы булачак. Башка мәдәнияттә шундый тандем саклана. Милли борылышларда ниндидер бер яңалык бар икән, ул бик яхшы яңгыраш ала.

Хәзерге татар эстрадасына бәя бирсәк…

— Татар эстрадасын күпмедер белсәм дә, әлегә миңа бәя бирергә авыр. Артистлар белән эшли башлагач, билгеле бер күзаллау булыр дип уйлыйм, бу темага шул вакытта сөйләшергә мөмкин булачак.

Тарихи Ватаныгызга еш киләсезме?

— Соңгы тапкыр Казанга 2014 елда Turkvision-2014 II халыкара музыкаль бәйгесенең финал өлешен оештырганда килгән идем. Шушы еллар эчендә генә дә Казан бик үзгәргән. Дөрес, мин рәхәтләнеп җәяүләп йөреп карый алмадым. Бары тик концерт залы тәрәзәсе аша гына бәяләдем. Шәһәрнең үзгәрүе үзе үк кызыклы. Аның кунакчыллыгы, җанлы шәһәр булуы беркайчан да үзгәрмәс.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net