Татарстан Хөкүмәте Казанда «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесен оештыруны контрольгә алды
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Казанда киләсе елның августында узачак «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесен оештыруга бәйле барлык мәсьәләләрне контрольгә алырга кушты. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Республика Президенты кичә ТР Премьер-министры һәм Президент Аппараты җитәкчесе катнашында киңәшмә үткәрде, анда «Яңа дулкын» халыкара яшь башкаручылар бәйгесен үткәрү хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә барлык оештыру мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты.
Кичә Хөкүмәт дәрәҗәсендә оештыру комитетын формалаштыру турында карар кабул ителде. Үз эшләрендә әлеге тема белән очрашкан барлык вице-премьерлар да Премьер-министр җитәкчелегендәге оештыру комитетына җәлеп ителәчәк», - диде Галимова.
Казан Кремленең рәсми вәкиле искәртеп үткәнчә, конкурсның Юрмаладан Россиягә күчүе турында билгеле булгач, бәйгене Казанда үткәрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр башланган.
«Әле 2014 елда ук әлеге проектны җәлеп итү буенча зур эш башкарылды. Республика Президенты инануынча, конкурс Татарстанның яшь талантларына танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Галимова.
Бәйгедә 1,3 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. «Яңа дулкын» халыкара яшь башкаручылар конкурсы ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында август аенда узачак.