Прокуратура «Транснефть» резервуарында чыккан янгынның нечкәлекләрен тикшерә
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура Татарстанның Әлмәт районында «Транснефть» резервуарында чыккан янгынның (анда ике эшче һәлак булды) нечкәлекләрен тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерү вакытында күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләренә, шулай ук янгын чыгуның сәбәпләре һәм шартларына аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук резервуарда чистарту эшләрен башкарган предприятиенең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк һәм эшләрне башкарган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк.
Татарстанның Әлмәт районында урнашкан «Кәләй» насос-суырту станциясендә кичә иртән янгын чыгуы хакында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде инде. Нәтиҗәдә, ике эшченең гомере өзелде. Резервуардагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар.