Миңнеханов «Химпроминжиниринг» башлыгы белән яңа проектлар турында фикер алышты
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Химпроминжиниринг» фәнни-җитештерү корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Тюнин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган очрашуда «мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре» турында сүз барды, диделәр матбугат хезмәтендә.
2015 елның май аеннан «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында углерод җепселләрен җитештерә торган «Алабуга-Волокно» заводы — «Химпроминжиниринг» фәнни-җитештерү берләшмәсенең бүлендек предприятиесе эшли. Предприятие продукциясе үзенчәлекләре һәм бәя характеристикалары буенча халыкара аналогларга тиң.