Әби-карчык 261 мең сум акчасыннан колак каккан
Әлеге карчыкның кәрәзле телефонына билгесез бер кеше шалтыратып, аның саклауга салынган акчасын пластик картага күчерү эшендә ярдәм итәргә ышандырган. Зыян күрүче шалтыратучының һәр кушканын эшләп барган һәм азактан банктагы исәп-хисабыннан акчасының җилгә очуын аңлап алган. Полиция әби-карчыкка шалтыратучының Мәскәү өлкәсеннән булуын ачыклаган.