Татарстанда авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында ике җиңел машина катнашындагы авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган.
Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте бүген көндезге берләр тирәсендә республиканың Апас районында булган. Биредә «Лада» белән Ульяновск өлкәсе номерлары куелган «Инфинити» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» юл кырыена төшеп киткән, ә «Инфинити»ның тәгәрмәче өзелгән. Авария шактый җитди булуга да карамастан, зыян күрүчеләр юк.