Ульяновск өлкәсендә милли гореф-гадәтләрне искә төшерделәр
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатында күп санлы чаралар үткәрә. Күптән түгел әниләребезнең, әбиләребезнең сандык төбендә олы ядкарь булып сакланып килгән сөлгеләре, намазлыклары үрнәгендә чигү бәйгесе игълан ителгән иде, кулдан дисбеләр ясалды. Бу турыда «Өмет» өлкә газетасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә алар күмәкләшеп «Өй юу» йоласын искә төшерде. Читать дальше...