Башкортстанда бер ир-ат сеңлесен үтереп, өенә ут төрткән
Башкортстанда бер хатынны туганнан туган абыйсы вәхшиләрчә үтергән һәм өенә ут төртеп киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. «Үтерүче һәрчакта да җинаять урынына кабат әйләнеп кайта», дигән гыйбарәне Башкорстанның Учалы районында яшәүче 40 яшьлек ир-ат та раслый. Ул туганнан туган сеңлесен үтергән урынына кабат килә. Туганнар 20 августта икесе дә исерек килеш талаш чыгаралар. Ир-ат ярсуын җиңә алмый һәм сеңлесен буып үтерә, берничә тапкыр пычак кадый. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир-ат җинаять кылгач, өйдән чыгып китә. Читать дальше...