Туймазы районында ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ аңына килгән
Башкортстанның Туймазы районындагы Балтай авылында яшәүче 10 яшьлек Илназ Д. трансформаторга орынган һәм аны ток суккан. Хәзер бала кулларсыз калды, ул хастаханәдә аңына килгән һәм туганнары белән телефоннан сөйләшкән. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте. Баланың хәле әле дә авыр. «Бар да яхшы, ди. Көн буе мультик карый. „Мин үзем генә түгел, минем белән шәфкать туташы утыра“, — ди. Сөйләшүеннән дә, табиблар сүзләренчә дә, ул әле кулсыз калуын аңламый», — ди Илназның әнисе Зөлфия. Илназның гаиләсе беркемне дә гаепләми. Читать дальше...