Башкортстан банкы хезмәткәре клиентларның 13 миллионнан артык акчасын урлаган
Башкортстанның Туймазы районара тикшерү бүлеге 35 яшьлек хатынга карата 20 җинаять эше ачкан. Бу хатын биредәге банкларның берсендә эшләгән. Аны «вазифасын кулланып мошенниклык кылуда» гаеплиләр. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын 2019 елның гыйнварыннан 2020 елның октябренә кадәр банкта клиентлар менеджеры булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул 20 кешенең 13,4 млн сум акчасын урлый. Бу кешеләр акчаны озак вакытка депозит хисабына куйган. Читать дальше...