Казанда «Рәхмәтулла» мәчете ачылды — «Бөтен шәһәр халкы белән төзедек»
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков һәм Симонов урамнары чатында «Рәхмәтулла» мәчете ачылды. Төзүче компаниянең җитәкчесе Ильяс Гыймадов төзүдә барлык шәһәр халкы үз өлешен керткәнен әйтте. Оештыручылар әйткәнчә, мәчетнең төзелеш башында «Ак Барс» хоккей командасының элекке уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин торган. Мәчетенең мәйданы 500 квадрат метр. Мәчет 150 кеше өчен исәпләнгән. «2018 елда Гагарин кубогын җиңгәннән соң, мәчет төзергә ният булды. Читать дальше...