Зәй сугыш ветераны “салам бабай”ны югалтты
Зәйлеләр тагын бер сугыш ветеранын югалтты: саламнан әйберләр үрү остасы Гамил Исхаков 93 яшендә бакыйлыкка күчте. Кул эше остасы Гамил ага – районда гына түгел, республикада да билгеле кеше иде. Аның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре мәртәбәле күргәзмәләрдә дә югары бәя алды, алар Зәй төбәге, туган авылы Чыбыклы йолалары турында иде. Эшләре Мәскәү, Казан, Суздаль, Пермь, Ырынбур шәһәрләрендә күргәзмәләргә куелды. Мәскәүдә узган “Остазлар” Бөтенроссия фестивалендә ул – “Алтын куллы остаз” исеменә... Читать дальше...