Мостай Кәрим әсәре буенча «Сеңел» фильмы халыкара кинофестивальдә гран-при алды
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча режиссер Александр Галибин төшергән «Сеңел» фильмы «Очрашу» Сретенск XV Халыкара православие кинофестивале Гран-приен алды. Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләк фильмда Җәмил ролен башкарган Арыслан Крымчуринга бирелгән. Бу турыда ТАССка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.
Читать дальше...