Казан рәссамнарының диңгез турында күчмә күргәзмәсе Санкт-Петербургта ачыла
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 11 майда Санкт-Петербург Милләтләр йортының яшел залында Казан рәссамнары Лада Аюдаг һәм Татьяна Тэнчъның «Бер картина-ике рәссам» проекты буенча «Дулкын буйлап йөгерүчеләр» арт-төркеменең күчмә күргәзмәсе ачыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына БДБ Профессиональ рәссамнар берлегенең Казан бүлегендә шул хакта хәбәр иттеләр.
Хәзерге принт-экспозиция рәсем сәнгатен яратучыларда да, шулай ук Аюдаг һәм Тэнчъ рәсемнәре төсләренең гадәттән тыш чисталыгын билгеләп үтүче сәнгать белгечләрендә дә кызыксыну уята.
«Дулкын буйлап йөгерүчеләр» арт-төркеменең һәр картинасы бер киндер тукымага ясалган, анда бер рәссам ясаган ярты рәсем икенчесе ясаганга тоташып китә.
Санкт-Петербургта күргәзмәдә барлыгы ун эш тәкъдим ителәчәк. Экспозиция даими рәвештә яңартыла, Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап күченеп йөри.