Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы ана «Путин акчасына» Сочига ялга киткән
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы ана балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен бирелгән акчага Сочига ялга киткән. Бу хакта Сочи-курорт шәһәренең җирле социаль челтәрләрендә кайнар фикер алышу бара. Уку елы алдыннан балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга бирелгән «Путин акчасына» инвалид бала өчен пособиены да кушып, хатын-кыз 60 мең сум ала. 34 яшьлек хатын балаларын өйдә калдырып, бу акчага Сочига ял итәргә китә. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә. Хатын-кызның туганнары бу хәлне полициягә хәбәр итә. Читать дальше...