Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Иртәгә, 2 июльдә, Татарстанда җылытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төбәк буенча һава температурасы төнлә +8..+13 градус (Казанда – +10..+12) тәшкил итәчәк. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылына. Республика башкаласында +23..+25 җылылык көтелә.