Казанда йөк машинасының исерек йөртүчесе алты автомобильне бәрдергән
Көндез Казанда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак экипажы Годовиков урамындагы гараж-төзелеш кооперативыннан сигнал алды, дип хәбәр иттеләр Росгвардиянең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә.
Росгвардиячеләрне урында каравылчы каршы алган һәм комплекс территориясендә күпләп юл-транспорт һәлакәте булганын сөйләгән. Йөк машинасы йөртүчесе борылыш ясаганда берьюлы алты машинаны бәрдергән. Шоферның үз-үзен тотышына караганда, айнык булмавы ачыкланган.
Росгвардия хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 37 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган һәм аны ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырган. Зыян суммасы билгеләнә.