Татарстан районнарында коммуналь хезмәтләргә түләү үсеше 6,2 проценттан артмаячак
Россиянең барлык төбәкләрендәге кебек үк Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы рәвештә үзгәрүе була. Республика халкы яңа тарифлар белән исәп-фактураны 2022 елның августында алачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Муниципаль берәмлекләрнең күпчелегендә яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләргә түләү үсеше 6,2 проценттан артмаячак. Бу Россиядәге факттагы инфляция дәрәҗәсеннән шактый түбән», – диелә хәбәрдә.
Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны ел саен яңадан карау республиканың коммуналь предприятиеләренең тотрыклы эшен саклап калу өчен мөһим, алар халыкны тормыш өчен мөһим хезмәтләр, ә сәнәгать өлкәсен ресурслар һәм инженер инфраструктурасы белән тәэмин итә.