160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Гази Заһитов рейхстагка менгәндә кадакка кадәр үзе белән алган — «Ватаным Татарстан»

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Әхмәтҗанова). 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагка Җиңү байрагын элү өчен төркемнәр туплана. Шуларның берсе — капитан Маков җитәкчелегендәге 25 кешелек төркем. Милләттәшебез Гази Заһитов өлкән сержант Минин, Лисименко, сержант Бобров белән бергә Рейхстаг бинасына керә, бикле ишекне бүрәнә белән җимереп, чормага менә һәм андагы иң биек сынга — Җиңү Алиһәсенә Җиңү байрагын беркетә. Бу 30 апрель көнне 22 сәгать 40 минутта була. Җиңүгә илткән авыр юл Фашистлар Германиясенә аяк баскач, совет гаскәрләре, сугыша-сугыша, Рейхстагка таба якынлаша. Бу бинаны 5 меңнән артык немец саклый. Саклау системасы мина кырлары белән әйләндереп алынган өч траншеядан, танкка каршы су тутырылган чокырлардан һәм 15 тимербетон дотлардан гыйбарәт. 29 апрель көнне капитан Маков төркемендәге дүрт сугышчы, немецлар урнашкан урынга якын килеп, Рейхстагка таба артиллерия утын көйли. Автомат һәм гранаталар белән коралланып, бу бәрелештә 40 немецны тар-мар итә. 30 апрель көнне Заһитов үзенең иптәшләре белән разведка вакытында картада билгеләнмәгән, Рейхстагтан 100 метр читтә булган каналны һәм шул канал аша кичү урынын белеп ала. Бу хакта алар кичекмәстән 79 нчы корпус командирына хәбәр итәләр. Җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. Маков боерыгы белән Бобров, Заһитов, Лисименко, Минин каналга ыргыла. Заһитов төркемне разведка вакытында тапкан кичү урынына алып килә. Шушы төркемдә булган Михаил Минин «Трудные дороги к победе» дигән китабында хәлиткеч вакыйгаларны соңрак болай тасвирлый. «Төп көчләрнең якынайганын көтеп тормыйча, без шундук түр ишеккә таба йөгердек. Заһитов бу маршрутны көндез, бинокльдән карап, өйрәнеп чыккан иде инде… Рейхстагка якынлашкач, керү юлында автоматтан ата башладык һәм, бер генә секундка да туктап тормыйча, кирпеч кыйпылчыклары белән тулган киң гранит баскыч буйлап өскә таба менеп киттек. Ике катлы зур ишек бикле булып чыкты. Гази Заһитов аста яткан бүрәнәне алып менеп, ишеккә бәреп керергә тәкъдим итте. Бу эш җиңел генә бирелмәде. Ниһаять, ишек ачылды… Коммунист Гази Заһитов барысыннан да алда, бүрәнә белән бергә вестибюльгә очып килеп керде. Аның артыннан Рейхстаг бусагасын атлап керүчеләр Бобров, Лисименко һәм капитан Маков белән мин булдык… Анда караңгы иде — берни күренмәде. Шунда без фонарьлар яктырттык. Бер-бер артлы чылбыр буйлап өскә үрмәләдек. Алда, һәрвакыттагыча, Гази Заһитов, аның артыннан байрак тотып мин мендем… Соңыннан тәрәзәләр аша түбәгә чыктык, караңгыда кечкенә генә манараның шәүләсе күренде. Шул манарага Заһитов белән Кызыл Байракны кадый башладык. Шушы кыска вакыт эчендә генә булган бәрелештә дустым Гази Заһитов бик нык яраланды. Пуля, партбилетын тишеп кереп, йөрәктән бары берничә миллиметр чамасы арада гына чыгып киткән иде… Беренче майның иртәсендә генерал Переверткинга хәрби бурычны үтәү турындагы докладыннан соң, безнең янга капитан Маков килде. Беренче Җиңү Байрагын куйгандагы каһарманлык өчен Маковка, Бобровка, Заһитовка, Лисименкога, Мининга Советлар Союзы Герое исемен бирергә, ә штурмда катнашучыларның барысын да Ленин орденына тәкъдим итәргә боерды, дип хәбәр итте». Гаделсезлек Әмма бу боерык ни сәбәпледер үтәлми кала. Беренче булып Җиңү байрагын Рейхстагка элгән батырларны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. Югыйсә Гази Заһитовның архивтагы бүләкләү кәгазендә дә: «30 апрельдә Рейхстагны штурмлаган вакытта Заһитов беренчеләрдән булып бәреп керде… Рейхстагны штурмлаган вакыттагы батырлыклары өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек», — дип язылган. Мәгълүмат чараларында язылганча, «бөек татар улы яраланган килеш 1 майның иртәсенә кадәр Рейхстагка эленгән Җиңү байрагын саклый. Иртәнге сәгать биштә аны госпитальгә озаталар. Ә 2 май көнне, кинооператорлар килеп, Егоров белән Кантариянең манарага байрак элгәнен төшерәләр. Аңа кадәр бу урында Гази Заһитов элгән байрак ике тәүлек буена җилфердәп торган була инде. Гомумән алганда Рейхстагка тугыз Җиңү байрагы беркетелә. Моның өчен, алдан әйтүләре буенча, бик күп сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш була. Әмма бу мәртәбәгә арадан бары тик дүрт кеше генә сайлап алына. Кайбер чыганакларда бу хәл болай тасвирланган: «Жуков, Сталинга ярарга тырышып, бу сценарийга рус белән грузинны куя. Тик тормыш дигәнең беренче булып анда татар улын кертә». Беренче тапкыр бу хакта 1960 нчы еллар башында нәшер ителгән «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы тарихы». 1941–1945 еллар» алты томлыгының 5 нче томында язып чыгалар. Әмма бу хәбәр тиз генә юкка чыгарыла. Дөреслекне соңрак язучы Евгений Матусовский 1972 елда нәшер ителгән «Җиңү автографлары» дигән китабында бәян итә. Анда мондый сүзләр язылган: «Алар байракны мөмкин кадәр югарырак эләргә кирәк икәнен аңлыйлар иде. Шуңа күрә, бинаның планын да белмәгән килеш, кайсы да булса чатлыктан атып үтерү куркынычы булуга карамастан, биеклеккә ыргылдылар. Төркемгә кергән егерме биш сугышчының дүртесе Рейхстаг түбәсенә чыга ала һәм анда байракны беренче булып татар егете Гази Заһитов беркетә». Әйтергә кирәк, чынбарлык сурәтләнсә дә, бу китап гаделлекне торгызырга өмет тудырмый әле, чөнки ул — әдәби әсәр. Ниһаять, 1990 елның 30 апрелендә «Правда» газетасындагы язмада бу хәлнең моңарчы халыкка бәян ителмәгән яклары күрсәтелә һәм капитан Маков төркеменә кергән татар егете Гази Заһитовның Рейхстагка беренче булып байрак беркетүе турында документларга нигезләнеп языла. Авыл егете Батырлыгы искитмәле булса да, үзе гап-гади бер авыл егете ул Гази. Башкортстанның Мишкә районы Янагуш авылында биш балалы хәлле крестьян гаиләсендә туа. Архивтагы 1917 елгы җан исәбе алу документларына караганда, әтисе Казыйхан белән бабасы Ушияр, унар дисәтинә җиргә ия булып, 3–4 эш аты тотканнар. Газиның Тимербай белән Сәгыйдулла исемле ике абыйсы, Шәмсикамал исемле апасы, Сафура исемле сеңлесе булган. Җиде сыйныфны тәмамлагач, медицина училищесында укый. 1940 елны армия сафларына китә. Бөек Ватан сугышында артиллерия разведкасында хезмәт итә, зур батырлыклар күрсәтә. 1942 елның ноябрендә Гази Заһитовның тырышлыгы белән дошманның зенит батареясы, реактив миномет, танкка каршы ата торган туп һәм 23 дзот юкка чыгарыла. 1943 нең 17 маенда ул Акулино авылы янында 500 кешедән торган дошман пехотасын абайлап ала. Бүләкләү кәгазендә мондый сүзләр язылган: «Иптәш Заһитов утны дөрес корректировкалау нәтиҗәсендә, дошман пехотасы куып таратылды һәм өлешчә тар-мар ителде». 1943 елның март–август айларында Гази Заһитов дошманның 300гә якын блиндажын, пулемет качырган урыннарны, күзәтү пунктларын, дзотларын, артиллерия һәм миномет батареяларын таба. 1944 елның 15 июлендә — алты, 1945 елның 20 гыйнварында 10 немец солдатын әсирлеккә төшерә. Сугыштан соң Гази Заһитов туган авылына әйләнеп кайта, анда авыл советы рәисе, МТС механигы булып эшли, өйләнә. 1953 елның 23 августында фаҗигале төстә һәлак була. Ул үзенең батырлыгы турында берни дә сөйләми. Бу хакта, заманасы шундый булгандыр, күрәсең, дип фаразларга гына кала. Кем белә, бәлки, башка сәбәпләре дә килеп чыккандыр. Авылдашлары аның батырлыгы турында 1964 елның апрелендә генә, «Комсомольская правда» газетасыннан гына укып беләләр. Ул вакытта Газины җир куенына иңдергәнгә 11 ел була инде. Авылдашлары әйтүенчә, Гази Заһитов сыйныфташы, фронтовик Мөфтихан Җәмилевка: «Безнең хакта ишетерсез әле, Мәскәүдә безнең хакта беләләр, әмма мин моны күрерменме-юкмы», — дип әйткән була. Район башлыгы Виталий Андреев та ТНВ каналына биргән интервьюда Заһитовның үлемен «серле шартларда» дип атый. Хатыны Камилә ике бала белән тол кала. Балаларын үстерешергә лаек ир табыла, ул озын гомер кичерә. Геройның улы Газали 2008 елда, кызы Наҗия белән хатыны 2012 елда вафат була. Халык батыр улын онытмый Гази Заһитовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Әмма бу гамәл СССР таркалганнан соң эшләнә. Шуңа күрә ул рәсми түгел дип санала. Ничек кенә булмасын, милләттәшебез — безнең өчен чын каһарман, халкыбыз үзенең легендар улларын онытмый. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казанның Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачылды. (Сүз уңаеннан, бу һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге сынчылар командасы ясады. Аның биеклеге — 9,5 м). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа һәйкәлнең образы булып, Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаган татар улы Гази Заһитов сайланганын искәртте. «Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенчесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» — диде ул һәйкәл ачылуга багышланган тантанада. Рөстәм Асаев бәйрәмдә «Җиңү байрагы» дигән өр-яңа җыр башкарды (шигырен — Рәниф Шәрипов, көен Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән). Анда: «Без онытмыйк Гази Заһитовны, Ул Рейхстагка байрак алып менде. Тик югалды аның дан-исеме – Җиңү көне бүген, Җиңү көне!» — дигән юллар бар. Геройның туган авылындагы мәктәпкә аның исеме бирелгән, музей оештырылган. Әлмәт шәһәрендә Гази Заһитов исемен йөртүче урам бар. Интернеттагы чыганаклардан күренгәнчә, Берлинда да Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаган совет солдатының татар егете Гази Заһитов булуын таныйлар. Гази Заһитовның исемен мәңгеләштерү өчен тырышкан шәхесләрнең берсе — язучы Айдар Хәлим. Аның «Татар солдаты» дип аталган романы каһарман милләттәшебезнең тормышын һәм данлы сугышчан юлын сурәтләүгә багышланган. Язучы бу әсәрен, архив материалларына, тарихи язмаларга нигезләнеп, «окоп дөреслеге» дәрәҗәсендә тасвирлап биргән. Үзләренә лаек бәя алмыйча бакыйлыкка күчкән сугыш каһарманнарының якты истәлегенә багышланган бу роман әдәби елъязма да булып тора. Язучы безгә дә үзенең фикерләрен җиткерде: — Мин татар халкының Россиягә гомер буена хезмәт иткән, бөтен авырлыкларны күтәргән татар солдаты турында гомумиләштерелгән образ тудырырга тырыштым. Татар солдаты бөтен сыйфатларга ия булган: кешелекле, батыр, матур, игелекле, сихәтле һәм якты образ. Гази Заһитов та кешелекле, эшлекле була. Солдатның капчыгында бар әйбер дә бар: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була! Гази Заһитовның шундый авыр шартларда зур батырлык күрсәтеп, миллионлаган сугышчылар арасыннан аерылып чыгып, Рейхстагның түбәсенә кадәр күтәрелеп, шунда яралануы аның солдатлар арасындагы асыл вәкил булуын күрсәтә. Татар халкы аның исеме белән горурланырга тиеш! Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәримнең үзенә күрә батырлыгы, Гази Заһитовның да үзенә күрә батырлыгы бар. Фильм төшерелмәгәч, китаплар язылмагач, җыр, шигырь һәм поэмалар тудырылмагач, халкыбыз белми, әмма белергә тиеш. Әгәр дә әдәбиятыбыз көрәшчел әдәбият булса, ул әллә кайчан Җәлилләрне, Заһитовларны бөтенләй икенче югарылыкка күтәреп таныткан булыр иде. Гази Заһитовның 1942 елның 13 декабрендә бирелгән Бүләк кәгазендә түбәндәге мәгълүматлар бар:

1) туган елы: 1921;

2) милләте: татар;

3) соц. нигезләмә: укучы;

4) партия: ВКП (б);

5) РККА да: 1940 елдан.

Кызылармияче Заһитов Гази Казыйхан улы лаек булган хөкүмәт бүләкләре:

«Хәрби казанышлар өчен» медале;

«Кызыл Йолдыз» ордены;

«Батырлык өчен» медале;

III дәрәҗә «Дан» ордены;

II дәрәҗә «Дан» ордены»;

«Варшаваны азат иткән өчен» медале;

«Берлинны алган өчен» медале;

«1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Рассказ русского вологодского писателя Андрея Малышева Баба Дуся спасает мир !



Мода

Новые коллекции Fightelement и Efremov






Новости 24 часа

Всероссийский субботник пройдет на территории сервисного локомотивного депо «Москва-Сортировочная» 27 апреля!



Game News

Видеоновости: ЗБТ Zenless Zone Zero и Dark and Light Mobile, Cat Quest III на iOS, мобильные Олимпийские игры и другое



Москва

До встречи! Новости фонда «АиФ. Доброе сердце»



News Every Day

Shamil Musaev def. Logan Storley at 2024 PFL 3: Best photos



Настроение

Туманный Кара-Таш



Москва

Питерским генералам сидеть в столице // Экс-начальника ГУ МВД по Санкт-Петербургу и его подчиненных хотят судить за взятки в Москве



Моргенштерн

Моргенштерну* не нужны деньги? Рэпер рассказал о своем отношении к богатству



Москва

В Сочи задержали неадекватного пассажира, угрожавшего взорвать самолет



Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах со здоровьем



Москва

Прояснение причин СВО. План улучшения отношений. И дополнительно: "При чём здесь Ленин?"



Алсу

Алсу ире белән аерылышканмы?



Симферополь

Волгодонские картингисты заняли три призовых места в Апшеронске



Москва

Замена труб канализации в Московской области



Москва

Сергей Собянин: в Москве откроют центры ментального здоровья



Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Регоператор провел экологический телемост между школьниками Подольска и Москвы





Путин в России и мире
Москва

Площадь трех вокзалов в Москве получит новое имя


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко ограничил выплату дивидендов гражданам недружественных стран




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленскому предложили не ограничиваться Бандерой и захоронить на капище под Киевом молекулы Гитлера


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Валентина Иванова кардинально сменила образ и стала похожа на одну из бывших девушек Тимати: видео



Москва

«Теперь мы выходим, а Россия заходит»: почему стратегия США в Африке оказалась неэффективной

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net