Бәйрутта шартлау вакытында һәлак булганнар исемлегендә Россия кешеләре юк
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Ливанның Бәйрут шәһәрендәге портта шартлау вакытында һәлак булучылар исемлегендә россиялеләр юк. Бу хакта җомга көнне кич Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы Ливан мәгълүмат чараларында бастырган хәбәргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Сәламәтлек саклау министрлыгының басылып чыккан исемлегенә 152 кеше кергән, аларның күбесе - ливанлылар һәм сириялеләр. Шулай ук Бангладеш гражданнары, Пакистан, Австралия һәм Мисыр кешеләре бар. Бу исемлектә россиялеләр юк, әмма һәлак булган 17 кешенең милләте һәм шәхесе әлегә танылмаган.
Элегрәк Ливанның сәламәтлек саклау министрлыгы Бәйрут портында җимергеч шартлауның 154 корбаны булуы турында хәбәр иткән иде, шартлау сишәмбе көнне кич белән булган.