Яшел Үзәндә Иделдә төнлә баткан балыкчы мәетен алганнар
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яшел Үзәндә Иделдән төнлә көймәдән егылып төшкән һәм баткан балыкчының гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Яшел Үзәннең суда коткару оешмасыннан (ОСВОД) хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге унынчы яртыларда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына шаһитлар шалтыраткан. Алар Ременников култыгы районында Иделдә ир-ат мәете йөзгәнен әйткән. Урынга Яшел Үзән ГИМС бүлеге, ОСВОД һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Ир-ат гәүдәсен ярга чыгарганнар. «Ул Волжскида яшәүче 68 яшьлек ир-ат булып чыга, төнлә иптәше белән балык тотарга киткән, әмма көймәдән егылып төшкән һәм батып үлгән», - дип сөйләделәр Яшел Үзәннең судан коткару оешмасында. Фаҗига сәбәпләрен полицейскийлар ачыклаячак.