Рөстәм Миңнеханов өлкәннәргә азык-төлек алу өчен акча җыю акциясен хуплады
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акциягә кушылды һәм азык-төлек сатып алуга акча күчерде. Акция республика эшмәкәрләре инициативасы белән оештырылган, Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Без бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә һәм игътибарлырак булган саен, бу катлаулы чор да шулкадәр җиңелрәк узачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты акция инициаторларына рәхмәт әйтте, башка эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган кешеләрне изге эштә катнашырга өндәде.
Акция өлкән буынга үз-үзен изоляцияләү шартларында ярдәм итү өчен оештырылган. Бүген гражданнарның бу категориясе авыруга аеруча бирешүчән, шуңа күрә алар өчен куркынычсыз шартлар тудыру мөһим. .