Азнакайда карантинда утыручыларны тикшерәләр
(Азнакай, 29 март, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда карантинда утыручыларны тикшерәләр. Үз-үзен изоляцияләү чит илдән кайтучыларга кагыла.
Мәгълүм булганча, мондый гражданнар 14 көн өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән элемтәне чикләргә тиеш. Моны полиция, Роспотребнадзор вәкилләре һәм табиблар даими контрольдә тота. Карантин режимын үтәү дә тикшерелеп тора.
Бүген җаваплы затлар карантинда булган 100дән артык азнакайлының карантин нормаларын үтәү-үтәмәвен тикшерде. Таләпләрне бозган ике кешегә закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Мондый рейдлар һәр көнне үткәреләчәк.