Алексей Песошин Яшел Үзәндә шәһәр судының яңа бинасын ачты
(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә шәһәр судының яңа бинасын ачты. Бинага капиталь ремонт үткәрү өчен федераль казнадан 169 миллион сум акча сарыф ителгән.
«Соңгы елларда Татарстанда, тулаем алганда Россиядәге кебек үк, судларны матди-техник яктан тәэмин итү өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Менә сез дә яңа бинага күчтегез, яңа урында эшләячәксез. Сезне әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы суд хезмәткәрләренә.
ТР Премьер-министры «суд коллективының яңа шартларда гадел хөкемнең ачыклыгын һәм үтемлелеген тулы күләмдә тәэмин итә алачагына» ышаныч белдерде.