Казанда өч автобус бәрелешкән һәм хәрәкәтне чикләгәннәр
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанда өч автобус бәрелешкән һәм хәрәкәтне чикләгән. Видео һәм фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.
Видеода өч кызыл автобусның киң юлга сыймаулары күренә. Нәтиҗәдә өч транспорт чарасы да янәшә туктаган, ә алар артында ике троллейбус тора. Юлда бөке хасил булган.