Мәскәүдә Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры гастрольләре тәмамланды
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры гастрольләре уңышлы тәмамланды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
1 февральдә Мәскәүнең «Модерн» драма театры сәхнәсендә «Башҡорт туе» спектакле аншлаг белән узды. Тамашачылар башкорт драматургиясенә нигез салучыларның берсе Мөхәммәтша Бурангулов әсәренең төп геройлары Юлдыбай һәм Гөлзифа мәхәббәте турындагы романтик драманы бик җылы кабул итте.
2 февральдә башкала тамашачысына Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Безнең өйнең яме» спектаклен тәкъдим иттеләр. Бөек Ватан сугышы вакытында башкорт авылына килгән украин кызы Оксана турындагы дулкынландыргыч хикәя беркемне дә битараф калдырмады.
Мәскәүдә спектакльне карарга 350дән артык кеше җыелды.