Казанда инспекторлар, җәяүлене бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзли
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Казанда инспекторлар, мәктәп укучысы бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзли.
Узган шимбәдә иртән Кайбицкая урамындагы 4нче йорт ишегалдында билгесез автомобиль 15 яшьлек малайны бәрдергән. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән, үсмернең аягы җәрәхәтләнгән.
Казанның ЮХИДИ идарәсе, әлеге юл һәлакәтен күрүчеләр булса, түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.