Әгерҗе районы Тирсә авылы өлкәннәре китапханәдә кул эшләренә өйрәнә
(Әгерҗе, 1 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Тирсә авылы өлкәннәре озын кышны бик файдалы уздыра. Алар, атна саен китапханәгә җыелып, кул эшләре серләренә өйрәнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Оста куллы апаларның эшләнмәләре Тирсәдә узган халык җыены вакытында күргәзмәгә дә куелган иде.
«Авыл китапханәсенә энә-җепләребезне алып, тәм-томнар пешереп, ыспай киенеп бәйләргә өйрәнергә йөрибез. Бу көнне бәйрәм кебек көтеп алабыз. Китапханәче Раушания Галләмова эшкә керешкәнче безне китаплар, газета-журналларның яңа саннары белән таныштыра. Өйгә кайтканда укырга берәр китап алырга да гадәтләндек», — ди газетаның актив хәбәрчесе Фирая Әхмәтҗанова.