Беренче сентябрь
Тезелеп баралар мәктәпкә Урам тулы балалар. Кулларында чәчәк бәйләме, Озатып кала аналар. Әти-әниләр, әби-бабайлар, Әйтерсең, Сабан туе. Күбәләктәй ак бантиклар Мәш киләләр көн буе. Алты яшьлек балаларны Тапшырабыз куанып. Аң-белем алсын киләчәк, Карарбыз без сокланып. Тәбрикләү, котлау башланды, Балалар тып-тын …