Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Мансур Садретдин улы ЯМАЛЕТДИНОВка — 80 яшь!
Хөрмәтле Мансур абый! Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим. Өлкә татарлары өчен янып-көеп, “Туган тел”дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшисез, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерегезне әйтми калмыйсыз. Татар …