Кайсы мәсьәлә иң четереклесе?
“Бердәмлек” Самара өлкәсе газетасын җитәкләгән Рәфгать Әһлиуллин кадрлар олыгаюына, ә алар урынына яшьләр килмәвенә зарлана. Казанда VI региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы булып узды. Ул матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы президенты Аппараты ярдәмендә …