Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә — 40 яшь!
Хөрмәтле Габдулла хәзрәт! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Динебез юлыннан тайпылмыйча, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары халкына, авылдашларыгызга ярдәмчел булып яшисез. Дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз, балалар тәрбияләүдә күп көч сарыф итәсез. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, …