Сак булыгыз! Самар татарлары секталарга тартыла
Үткән шимбә кичендә Хәния Фәрхинең концертыннан соң кайтыр юлга чыгып баручы Самар тамашачыларын Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараеның ишек төбендә бертөркем егет-кызлар каршы алып тора иделәр. Алар саф татар телендә: - Апа-абыйлар, китаплар өләшәбез, алыгыз, өегезгә кайткач укырсыз, — дип бушлай брошюралар тараталар иде. Ни эш инде …