Марат Яруллинга мактаулы исем бирелде
Җырчы Марат Яруллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Куанычы белән җырчы телеграм-каналында уртаклаша.
Бүген дулкынландыргыч көн – миңа Башкортстан Республикасы тарафыннан «атказанган артист» исеме бирелде. Иҗатыма шундый югары бәя биргәннәре өчен халкыма, тамашачыма, Республика Башлыгы Радий Хәбировка, Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте министры Вито Сабировка чын күңелемнән зур рәхмәтләремне белдерәм.
Бу исем миңа тагын да көч-канат өстәр, тамашачыларымны яңадан-яңа җырларым белән сөендерергә илһам бирер, Аллаһы боерса. Үз сукмагымнан тайпылмыйча, алга таба да иҗат итүемне дәвам итәчәкмен, – дип язган Марат.
Марат Яруллинны котлыйбыз!