"Кырым ханлыгының Көнчыгыш Европа, Төньяк Кавказга тәэсире зур булган"
Кырым ханлыгы (1442-1783) Көнчыгыш Европаның тарихи язмышында мөһим роль уйнаган. Ханлыкның кораллы көчләре Гәрәй ханнарга чикләрне сакларга һәм көчле күршеләр алдында ханлык мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек биргән. Бу хакта Азатлыкка тарихчы Аметхан Шейхумеров сөйләде.