Татарның беренче сәяси ачлыгына – 30 ел
Татарларның тарихта беренче тапкыр сәяси ачлык тотуларына быел 30 ел тула. Ул Казанның Ирек мәйданында 1991 елның 14 маеннан 27 майга хәтле дәвам итә. Шушы тарихи вакыйгада катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкта хатирәләре белән уртаклаша.