Другие новости Сибая и Башкортостана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Башкортстанда 1989 елгы җанисәп: ирек һәм демократияме, әллә «Лигачев мәкере»ме?

Башкортстанда 1989 елгы җанисәп: ирек һәм демократияме, әллә «Лигачев мәкере»ме?

Бу этник «полюслар» Башкортстанда яшәүче татарлар һәм башкортларның җанисәп нәтиҗәләрен бөтенләй дә ике төрле итеп аңлата. Советлар чорының соңгы җанисәбенә ике якның да карашын, шул исәптән, җанисәптә шәхсән катнашкан белгечләрнең дә фикерен «Миллиард.Татар» язмасыннан укыгыз. Бер арта, бер кими… 1989 елда СССРда узган җанисәп вакыты буенча бигрәк тә уңай туры килә. Берничә ел алданрак узса, халык ул кадәр ирекле фикерләү рухына әле ирешмәгән булыр иде (бу очракта милли асылы турында сүз бара), шул ук ирек рухы шушы ук елда халык депутатларын сайлаганда да ачык күренә. Идеология һәм конъюктура нисбәтеннән дәүләт тыкшынуыннан да азат була әлеге җанисәп. Ике-өч ел гына соңрак узса, халыкта милли үзаң кайгысы калмаган булыр иде — анда инде исән калу өчен көрәш барды.

«Телевизор» белән «суыткыч”тан бәйсезлек аеруча да илдәге милли-территориаль бердәмлекләр өчен файдалы була. Шунысы кызык: без җәлеп иткән белгечләрнең берсе ассызыклаганча, тикшерүчеләрнең барысы да диярлек 1989 елгы җанисәпне иң гадел, дөрес халык санын алу булды дип саный, һәм бик күп халыклар буенча нәкъ менә җанисәп-1989 нәтиҗәләрен хәзер дә файдаланалар (!). Бары тик бер генә милли республикада җанисәпнең нәтиҗәләре дөрес түгел, ялган, имеш — шул республиканың үзендә шулай дип ышандыралар. Сүз, әлбәттә, Башкортстан турында бара. Ахыргы совет чорындагы һәм советлар чорыннан соңгы җанисәп нәтиҗәләрендә татарларның сан ягыннан үзгәреш динамикасын гына карасак та, Башкортстанда кайсыдыр бер җанисәптә нәтиҗәләрнең дөрес исәпләнмәвен шәйли алабыз. Чөнки үзгәреш туры сызык буенча бармый — я кимү, я арту, я бер чама калу түгел — сызык синусоида рәвешендә. 1979 елда татар халкы сизелерлек кими — гәрчә, Татарстанда халык саны артуы күзәтелә. Көнбатышка миграция булмавын да исәпкә алыйк, туу һәм үлем очраклары да ТАССР белән БАССРда бер чамадарак булгандыр дип уйларга җирлек бар. Ә инде 1989 елда татарларның саны кискен арта — берьюлы 180 мең кешегә (яки 16%), ә башкортлар саны 72 меңгә кими. Әмма бу артым 2002 елгы демографик аномалия күләгәсендә бөтенләй чүп кенә, чөнки 2002 елда күрше республикада башкортларның саны кисәк кенә 357 мең кешегә арта (татарлар 130 меңгә кими). 2010 елда инде тагын охшаш хәл, бу юлы салмаграк үсеш: татарлар 19 мең кешегә арткан, башкортлар 50 меңне югалткан. 1970-2002 елларда Башкортстанда башкортлар һәм татарларның саны

Мондый кискен сикерешне табигый сәбәпләр белән генә аңлатып булмый. Димәк, статистиканы үзгәртү булган, әмма кайсы елда — менә сорау кайда. «Алар өчен һәрчак Татарстан гаепле» Башкорт этноидеологлары әйтүенчә, статистиканы бозу нәкъ тә менә 1989 елда була. Башкортларга карата әлеге җанисәптәге гаделсез нәтиҗәнең сәбәбе, имештер, 1988 елда Уфага Мәскәүдән КПСС ҮКның Политбюро әгъзасы Егор Лигачев җитәкчелегендәге партия комиссиясе килү белән бәйле. Комиссия БАССР обкомының элеккеге беренче секретаре Мидхәт Шакиров җибәргән «милли мәсьәләдәге кыеш-мыешлар”га бармак белән төртеп киткән. Шәхеснең тарихтагы эзе менә шундый — әйтерсең, Егор Кузьмич анда үз теләге белән килгән, гәрчә, Башкортстаннан «сигналлар» һәм демократиянең заман таләбенә әйләнүе китермәдеме икән комиссияне Башкортстанга…

Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан ягының да фикерен белер өчен без Казан белгечләренә «1989 елдагы җанисәп ни дәрәҗәдә демократик булды?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Бәхтияр Измайлов, ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты: — Кайбер башкорт тикшеренүчеләре 1989 елгы җанисәп Равмер Хәбибуллин ярдәме белән (1987-1990 елларда КПССның Башкортстан обкомының беренче секретаре — ред. иск.) татарлар файдасына тулысынча фальсификацияләнде дип саный. Татар тикшеренүчеләре исә җанисәп билгеле бер дәрәҗәдә бәйсез булды, диләр. Җанисәп материалларын Советлар Союзы күләмендә карасак, дөрестән дә, шушы җанисәпне барлык тикшеренүчеләр дә иң гадел һәм дөрес сан алуларның берсе дип таный.

Советлар иле өчен ул соңгы җанисәп була. Әлегәчә бик күп халыклар буенча нәкъ менә шушы җанисәп нәтиҗәләре файдаланыла, шул исәптән, элеккеге союздаш республикалар өчен дә: кайберләрендә халык санын алулар бөтенләй үткәрелмәгән [1989 елдан соң], кайберләрендә мәгълүмат аңлашылмый (Таҗикстан, Кыргызстанда). Шуңа күрә без 1989 елгы мәгълүматлар белән эшлибез. Димәк, Башкортстанда кайберәүләр ышандырганча, җанисәп нәтиҗәләре фальсификацияләнгән бердәнбер республика Башкортстан булып чыга. Аннан соңгы халык санын алу күпкә соңрак, бары тик 2002 елда гына уздырыла. Әмма 1990-нчы еллар урталарында кече җанисәпләр уза, гомумән алганда, аларның нәтиҗәләре 1989 елгы җанисәп нәтиҗәсе белән тәңгәл. Нигә шулай? Ни өчен 2002 елгы сан алу бөтенләй башка төрле нәтиҗә күрсәтә? Кызганыч ки, Башкортстанның үзендә бу сорауны берничек тә шәрехләмиләр. Димәк, башкорт эшлеклеләре үзләре дә Башкортстанда җанисәпләр теге яки бу обком секретаре кушканча уздырылуын читтән генә булса да раслыйлар. Ни сәбәпледер, 1989 елда җанисәп ялган нәтиҗәләр белән төгәлләнә, ә Мидхәт Шакиров чорында (1969-1987 елларда КПССның Башкортстан обкомының беренче секретаре — ред. иск.) барысы да шома гына уза. Сәер мантыйк. Димәк, Башкортстанда җанисәп бөтенләй аңлашылмый торган шартларда уза. Кызганыч, башкорт халкына һәрвакыт ниндидер кешеләр комачаулый килеп чыга. Әле хатлар язалар, әле ниндидер Баишевка (Таһир) уңышка ирешмәслек итеп аяк чалалар. Әмма без шул ук Хәбибуллинга басым ясарга маташулары турында кем дә булса телгә алган бер генә документ та очратмадык. Нигәдер ТАССРда мондый хәлләр булмаган. Ә күрше республикада үз телләре өчен көрәшүче башкорт лидерларына, әйтерсең лә, кемдер һәрдаим комачау итә. Аларның һәрчак Татарстан гаепле, төгәлрәге — шулай ук татарлар да. Мәсьәләдән читкә алып китәргә маташу.  Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе, тумышы белән Башкортстанның Бишбүләк районыннан: — Әлеге җанисәп вакытында фальсификацияләү, басым ясау бик аз дәрәҗәдә булды. Кешеләр нинди милләттән булса, шулай итеп языла алды. Мондый мөмкинлек сирәк эләгә. Хәзер алай эшләп булмый. Ә ул вакытта булган.

Башкортстанда татарлар башкортлардан артыграк, дөресе шул, моның бернинди куркынычы да юк, сенсация түгел бу. Татарлар һәм башкортлар яшәгән районнарны карарга кирәк. Болар инде Уфа губернасын төзегәндә үк билгеле булган. Нәкъ менә Башкортстанны Уфа губернасына кушулары да (киресенчә түгел!) шулай ук билгеле факт. «Татар милләтеннән сәяси дивидентлар көтелгән» Башкортстанның фән эшлеклеләре исә сорауга менә болай җавап бирде. Тимур Мөхтәров, социолог, «Башкортстанның дәүләт телләрен һәм БР халыклары телләрен саклау һәм үстерү» программасы үтәлешен контрольдә тоту буенча координацион совет башлыгы, социология фәннәре кандидаты: — 1989 елгы җанисәп үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык рухында узган. Милләт мәсьәләсе сан өчен ачык конкурентлык нигезендә хәл ителгән. Башкортстан Республикасының Татар иҗтимагый үзәге ачыктан-ачык эш йөрткән. Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендәге күп районнарда үзәкнең җирле ячейкалары ачылып, алар агитация алып барган. Үзләрен, ниһаять, татар итеп таныту, милләте белән горурлану мөмкинлеге алган кешеләр рухланганнар. Киләчәк өметле күренгән. Хәтта татар милләтеннән сәяси дивидентлар көтелгән. Татар зыялылары Башкирия аларныкы да дип уйлый башлаганнар.

Татар җәмәгать эшлеклеләре агитациясе алып барылган, агитбригадалар йөргән. Башкортлар бу хәлне берникадәр аптырап күзәткән. Алар ирекле агитациягә һәм референдумга охшаш чараларга күнекмәгән (формасы буенча әлеге җанисәп референдум рәвешендә узган). Хәзер бу безгә гадел һәм законлы тоела. Әмма традицион җәмгыятьле, хакимияткә таянырга өйрәнгән башкортлар өчен бу әйбер бик яңа була әле. Мәгълүмати-пропаганда ресурсларын чамадан тыш куллану бара, дип тә уйлаган алар хәтта. Илдар Габдерәфыйков, этносәясәтче, Россия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге Этнологик тикшеренүләр институтының этносәясәт бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре: — Җанисәп узганда мин бишенче курста укый идем. Безне, 4-5 курс студентларын, җан исәбе алучылар буларак катнашырга җәлеп иттеләр. Инструктаж вакытында безгә: «Басым ясый күрмәгез. Ничек әйтсәләр — шулай языгыз», — дип өйрәттеләр.

Бик кызыклы чор иде ул. Исеме дә билгесез бер функционер сайлауда җиңеп чыгарга мөмкин булган вакытлар. Мәсәлән, Рамил Бигнов төзелеш оешмасында эшләгән, комсомолның актив әгъзасы булган. Горисполком рәисе Зайцевны узып, РСФСР Югары Советына депутат итеп сайланган. Бу бит шулай ук административ басымнан азат кыска бер вакыт аралыгы булып алганлыгын дәлилли. Күптән түгел 1994 һәм 2015 еллардагы кече җанисәпләр мәгълүматларын анализлаган идем. Тел һәм милләт буенча мәгълүмат 1989 елгы мәгълүматлар белән тәңгәл. Алар (Башкортстан хакимияте — ред. иск.) кече җанисәпләргә дә тәэсир итеп булуын күздән ычкындырган. 2015 елда 29% — татарлар. 2002 елда көнбатыш Башкортстандагы районнарда татарларның саны кискен кимүе күзәтелә (Урта Азиядән һәм Россия төбәкләреннән татарлар күпләп күчеп килүенә дә карамастан). Дүртөйле, Октябрьский шәһәрләрендә кимү сизелми. Күрәсең, шәһәрләрдә ялган мәгълүмат кертү авыррак булуы белән бәйледер бу. Уфада, шулай ук республиканың көнчыгышында (Баймак, Сибай) татарлар хәтта бераз арткан да әле — әлеге төбәктә сан ягыннан тыкшыну булмаган. Төрле идеологларга, мәсәлән, Салават «Малевич» (Хәмидуллин, — ред. иск.) яки Юлдаш Юсупов кебекләргә, статистикага ничек тә булса йогынты ясау бик мөһим… Башкортларның санын арттырырга теләсәләр, башкортларны кабиләләргә бәйләп өйрәнүдән китәргә кирәк, милләт гражданлык дәрәҗәсендә күзалланырга тиеш. Бу турыда минем җитәкчем Раил Гомәрович Кузеев та әйтә килде. Көчләп тагарга кирәкми. Рәис Тайбугин, сәясәтче, икътисадчы, 2005-2010 елларда БР президенты администрациясендә милләтара һәм динара мәсьәләләр өчен җаваплы булган: — 1989 елдагы җанисәп, сәяси вакыйга буларак, Башкортстанда иптәш Хәбибуллин җитәкчелегендәге партия башлыкларының контролендә уза. Шушы обком секретарьлары башкорт милләтенә караган һәрнәрсәгә: аның мәдәниятенә, тарихына, теленә, милли менталитетына кискен каршы карашта булалар. Җанисәп нәтиҗәләренең киң масштабта фальсификациягә дучар ителүе дә шуннан килә.

Нәкъ менә шул чакта (СССР чорында!) моңарчы күрелмәгән хәлләр күзәтелә, торак пунктлар гына түгел, хәтта тулы бер районнар да «татар» милләтле булып китә. Башкорт зыялыларының бу көтелмәгән «сюрприз”га бигрәк тә нык ачулары килә. Күрәсең, шуңадыр Башкортстанның суверенитеты башкорт халкын әнә шундый интрига һәм кул сузулардан яклаучы бер калкан яки ныгытма буларак кабул ителә. Килегез, ашыгыгыз, җанисәп алыгыз! Әлеге фикерләрдә ниләр күрәбез? Иң элек, әлбәттә, 1989 ел вакыйгаларында үзләре катнашкан кешеләрнең фикере кадерле. Илдар Габдерәфыйков, мәсәлән, үзе җанисәп алучы буларак катнашкан һәм ялган җанисәп алып барырга берәүнең дә әйдәмәве турында сөйләде. Тимур Мөхтәров исә, башкорт белгечләре арасында сүзен уйлап сөйләүче һәм чын күңелдән башкорт халкының хәлен кайгыртучы кеше, кешеләр үзләрен татар итеп танытулары белән рухланулары турында әйтә. Алай гына да түгел, ул көннәрдә җанисәп үзбилгеләнү буенча референдумга әйләнде, ди ул. Моннан тыш, Габдерәфыйков инде студент буларак түгел, хөрмәт казанган этносәясәтче буларак, кече җанисәп кебек статистика коралы турында искә алды һәм башкорт хакимиятенең бу чарага әле ни өчендер игътибар бирмәүләрен ассызыклады. Аның әйтүенчә, 2015 елгы кече җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар республика халкының 29% тәшкил иткән. Алты ел элек БРда 4,07 млн кеше яшәгән, димәк, ул вакытта анда 1 млн 180 мең татар булган. 1989 елда, исегезгә төшерәбез, татарлар бераз кимрәк тә булган әле — 1 млн 121 мең кеше.

Мөхтәров тагын бер мөһим әйберне әйтә: «Милләт мәсьәләсе сан өчен ачык конкурентлык нигезендә хәл ителгән». Башкортлар белән татарлар арасындагы аңлашылмаучылыкларның күпчелеге әнә шул яшерен, төгәлрәге, хәтта бер төркемгә кергән (тел һәм мәдәни үзенчәлекләрне күз тотканда) ике милләт арасындагы конкурентлык аркасында килеп чыга бугай. «Сан белән басу» аның мөһим бер аспекты санала. 2002 елда Башкортстанда булган кебек. Һәм хәзер кабатлануы мөмкин. Әмма бу конкурентлык — үткәннәр өчен, бәлки, бүгенгебез өчендер. Нигә без киләчәк турында гел онытабыз соң? Һәм 1979 елдан соң 1989нчысы килә бит. Ярый, бүген сез халыкны «сындырырсыз», аларга чит-ят милләт кыйммәтләрен көчләп тагарсыз, әмма тагын бер ун елдан бит барысы да яңадан урынына кайтачак.  Җанисәп тиз генә узып китәчәк — аннан соң бер-беребезнең күзенә ничек карарбыз соң?

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельской области деятельность по сбору вторсырья получит новые механизмы для развития



Жизнь

Всероссийский субботник пройдет на территории сервисного локомотивного депо «Москва-Сортировочная» 27 апреля!






Новости 24 часа

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Game News

Видеоновости: ЗБТ Zenless Zone Zero и Dark and Light Mobile, Cat Quest III на iOS, мобильные Олимпийские игры и другое



Сибай

Стали известны подробности гибели годовалого ребенка, утонувшего в реке в Башкирии



News Every Day

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie



Блоги

«Браво, артисты!»: в Москве было не по погоде жарко



Сибай

В Башкирии пожарные спасли двух человек из горящей квартиры



Тимати

Певец Стас Пьеха рассказал о постановочной драке с Тимати, за которую его хотели избить



Сибай

Из-за паводка в Башкирии перекрыт участок автодороги Сибай – Акъяр



WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA



Уфа

Команда специалистов химических лабораторий ООО «БГК» с триумфом вернулась из Москвы



10

Доходность инвестиций в недвижимость в Пскове составляет 10%



Симферополь

Час экологической безопасности «Эхо далекой катастрофы» к Международному дню памяти жертв радиационных аварий и катастроф



Сибай

В Сибае прошел хоккейный турнир памяти генерала Минигали Шаймуратова, приуроченный к 79-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне



Башкортостан

Радий Хабиров возглавил делегацию Башкортостана на международном бизнес-форуме «Мир возможностей» в Дубае



Москва

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Сибая — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Сибая или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Сибае можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Сибае и Башкортостане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Сибая и Башкортостана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Сибая — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Башкортостане
Башкортостан

В Уфе похолодает до +11° днем





Путин в Башкортостане
Башкортостан

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко ограничил выплату дивидендов гражданам недружественных стран




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в Башкортостане
Башкортостан

Глава уфимского штаба Навального Лилия Чанышева этапирована в Пермь



Здоровье в Башкортостане


Частные объявления в Сибае, в Башкортостане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фёдор Шаляпин

Музей Федора Шаляпина будет открыт в Уфе



Сибай

В Башкирии ликвидируют ещё девять крупных свалок

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net