“Җәясу”га рәхим итегез!
Балалар фольклор төркемнәренең VII “Җәясу” районара фестивале быел 21 апрель көнне (14.00) Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырыла. Аны “Туган як” газетасы Сергач районы мәдәният бүлеге белән берлектә оештыра. Фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе Тәнзилә Паламарчук. Фестиваль халкыбызның телен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклап үстерүгә, балаларның халык иҗаты белән кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән. …