Илһам көлә, Илһам көлдерә
“Үзең өйләнгәнсең, үзең җырла!”
1971 елда Мәскәүдә татарча концерт булды. Мәшһүр артистыбыз Илһам Шакиров җырлады. Шул чакта бераз кәефләнеп алган залдагы агай урыныннан күтәрелде.
- Илһам, синең чыгышыңны хатыным Маша да тыңлый, - диде. – Ул урыс милләтеннән. Аның хөрмәтенә берәр урысча җыр башкар әле!
Җырчы аңа шундук җавап бирде:
- Хөрмәтле тамашачым, мин милләттәшләрем өчен үзебезчә моңланам. Ә син, марҗага өйләнгәнсең икән, аңа үзең урысча җырла, яме! Читать дальше...