Самара юлында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган, нәни кыз гына исән калган
Самараның Исаклы районында авариядә дүрт кеше үлгән, тагын бер кеше имгәнгән. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән « Вести » каналы хәбәр итте. 14 гыйнварда кичке җиденче яртыларда «Лада Приора» автомобиле ярымприцеплы Mercedes машинасына бәрелә. Фаҗига М5 «Урал» юлының 1157 нче километрында була. Якынча белешмә буенча, аварияне җиңел машина йөртүче китереп чыгарган. Бу машинада биш кеше булган. «Лада Приора» Самара ягыннан Уфага таба бара. Бер мизгелдә ул каршы як полосага чыга. Читать дальше...