Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында чыгыш ясый. «11-18 июнь көннәрендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле „Мирас“ концерт программасы белән Ханты-Манси автономияле округында чыгыш ясый. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының ил күләмендәге гастроль-концерт планы нигезендә „Без — Россия“ федераль программасы кысаларында үтә», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге. Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Читать дальше...